МЫШЫ’К-МЫШЫК иярт. Елаганда яисә еш борын тартканда барлыкка килгән тавышны белдерә. Кыз, тәрәзә буендагы ак япмалы диванга менеп, аякларын бөкләп утырган да мышык-мышык елый иде. К.Тимбикова. Ул [Таһир] мышык-мышык борынын тарта, уң як яңагында кып-кызыл яра эзе ярылып ята иде. Ф.Садриев. Зәйтүн һаман мышык-мышык елый иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә