МЫШТЫРДЫК с. 1. Озак маташу, мыштырдау гадәте булган; акрын кыймылдаучан. --- берсе дә калмыйча китеп тә бетте диярлек (урын алып калырга кирәк), бүлмәдә тик мәңге мыштырдык Фәйзәви генә һаман мыштырдый иде. Х.Сарьян. Әллә ничәгә төрләнә: әле җитез, әле уйчан-моңсу, әле салмак ул, бер эшкә дә кулы бармый торган мыштырдык, әле шартлый... Сөембикә 2. и. мәгъ. Шундый гадәтле кеше, акрын кыймылдый торган кеше. И-и, мыштырдыксың да инде, Әнисәнең киткәненә биш былтыр лабаса! Р.Рысаев |