МЫШТЫРДА’У ф. 1) Акрын кыймылдау, нәрсәне дә булса бик акрын, озак эшләү турында. Алар мыштырдап барып җиткәндә, алачык тагын да иңгән, ялтыр-йолтыр җемелдәшкән вак күмерләр яткан ат хәтле генә өемгә әйләнгәннәр иде. А.Гыйләҗев. Йокысыннан уянып җитмәгән аю кебек мыштырдыйсың. Ф.Яруллин 2) Ни беләндер шөгыльләнү, берәр төрле эш башкару. Вәзилә кече якта бик озак мыштырдады, урындык аркасына башын куйган әби өзлексез аһылдады, Җәмил, түземлеге бетеп, Вәзилә янына чыкты һәм, сәгатен күрсәтеп: «Безнең бүген бик җаваплы очрашу, ашыгам!» – дип пышылдады. А.Гыйләҗев. Вакыты булганы хуҗалыгында мыштырдый. Ф.Сафин Мыштырдап алу Кыска вакыт, бераз гына мыштырдау Мыштырдап йөрү Һәрвакыт мыштырдау. Ашыгу белән җитезлек икесе ике нәрсә булса да, җитешә алмый мыштырдап йөргәннәрне күрсәм, ачуым чыга. Ирек мәйданы Мыштырдап тору Гел мыштырдау; сөйләү моментында мыштырдау Мыштырдап утыру Күптәннән мыштырдау; озак вакыт дәвамында мыштырдау Мыштырдап яту Озак вакыт дәвамында мыштырдау, һәрвакыт мыштырдау. Үзем бер көе генә мыштырдап ятам. Н.Нәҗми |