МЫШТЫМ с. 1. 1) Астыртын; күп сөйләшми торган. Кычкырган адәм – буш куык, Мыштым адәмнән син курык. Ә.Синугыл-Куганаклы. – Үзең дә бер мыштым икәнсең, – диде Фазыл, тыңлап бетергәч. – Менә дус дип йөр инде сине. Н.Әхмәдиев

2) Тыныч, салмак, акрын кеше турында. Газинур, мыштым Газзән кебек, авызына су капкандай дәшми-тынмый гына эшләүне яратмый иде. Г.Әпсәләмов. Түзмичә елап җибәрде Шунда мыштым Фәйрүзә: «Ялгыз килеш картаюлар Бигрәк үзәкне өзә...» Л.Шагыйрьҗан. Бер вакытта да мескен, елак, мыштым түгелләр, шыңшымыйлар. Д.Гыймранова

2. и. мәгъ. Күп сөйләшергә, аралашырга яратмый торган кеше; астыртын. Тыңлап утыручылар арасында дегетче Хәйдәршаның уртанчы улы да бар иде. Кем уйлаган бит шул мыштымның эчендә агу кайнаганын. X.Садрый. Фәрит холкының тагын бер чалымы ачыклануга куанып, Камил үзенә үзе күз кысты. «Мыштым!» Менә кем ул Фәрит! Г.Бәширов

3. рәв. мәгъ. Тыныч; ашыкмыйча, үз җаена. Төшендә ул [Бибинур] мыштым гына агып яткан урман елгасы өстеннән оча башлады. А.Гыйләҗев. Дөнья мәшәкатьләрен куганнарга да, минем кебек мыштым яшәгәннәргә дә бер үк сукмак, бер үк язмыш. Д.Гыйсметдин. Дөньялык мыштым калды, шулай да ишеге артында кемдер бар сыман, гүяки сулышына кадәр ишетелгәндәй тоелды. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә