МЫШТЫБЫЙ с. 1. Сүзсез, күп сөйләргә яратмый торган (кеше); астыртын 2. и. мәгъ. Аз сөйләүчән кеше. Уйладым: бер Шамраевлар гына явызлыкны тормышка ашырмый икән, әнә шундый Аюкиндай ыспайлар, тел яшергән мыштыбыйлар да кан эчәргә ярата торган була. А.Гыйләҗев. Мыштыр-мыштыр мыштыбый Пешергән, ди, кыстыбый. Мыштырдаган мыштыбый, Кыштырдаган мыштыбый. В.Хәйруллина 3. рәв. мәгъ. Сөйләшмичә; акрын гына, сиздермичә, белдермичә генә. Моңарчы мыштыбый гына йөргән Вася, Жаденко аерылып калганнан бирле, әллә ничек ачылып китте. А.Гыйләҗев |