МЫШНА’У ф. 1. Мышкылдау, мыш-мыш итеп тын алу. Гәрәй уйлый; мышный, борын тарта; яна, борчыла. М.Җәлил. «Ярар болай да!» – диде үз-үзенә һәм, ишеккә колагын куеп, хатынының мышнап йоклавын тыңлап торды [Гайфулла]. Ф.Яруллин. Печәнлектә, бөтен фани дөньяның мәшәкатен онытып, сабый балалар йокысы белән ике яшь егет мышныйлар. М.Мәһдиев

2. мышный-мышный рәв. мәгъ. Еш сулыш алып, мыш-мыш килеп. Мич башына, мышный-мышный, Маратның биш яшьлек кызы үрмәләп менде, ялтырап торган күзләре белән озаклап әбисенә карап торды. Р.Әбүбәкерова. Мышный-мышный алма агачы төбенә килеп җиттем. Р.Вәлиев. Мышный-мышный абыйны куып җиттем. Ф.Шәфигуллин

Мышнап алу Кыска гына бер ара мышнау. Йортларның ишекләре шыгырдап ачыла, кешеләр абзар-кураны бер әйләнеп керәләр, абзарда сыер авыр гына мышнап ала, фонарь яктысында сарыкларның күзе гәрәбә булып яна, алар куркышып, тыбырдашып, берсен-берсе бәреп, абзар стенасына сарышалар. М.Мәһдиев

Мышнап бетү Тәмам мышнау; нык мышнау. Егылсалар, бергә егылалар, торсалар – бергә торалар, мышнап бетәләр. Ф.Яруллин. Йөгерә-йөгерә мышнап беткәч кенә адымнарга күчтеләр алар. Ф.Бүләков

Мышнап кую Бер мәртәбә мышнау. Шундый әдәби итеп аңлатып бирүенә куанып, Хәкимҗан тирән генә мышнап куйды, Нәркис тә нәрсәдер аңларга тырышып уйга калды. М.Мәһдиев

Мышнап тору Сөйләү моментында яки озын-озак мышнау. Автобус тукталышларда озак мышнап тормасын, җәһәт туктап, җәһәт китсен. В.Нуриев

Мышнап төшү к. мышнап чыгу. Бара торгач, Зиннур мышнап төште. Ф.Яруллин. Җиңел генә этеп җибәрмәкче иде дә, көймә шактый нык утырган булып чыкты. Мышнап төште. М.Әмир

Мышнап чыгу Бик нык мышнау. Тора-бара агачлар эреләнде, юл начарланды: Птенцов тирләп, мышнап чыкты. С.Шәрипов. --- Рәфиснең аягы тайды, ул, куаклыкларга чытырдатып ябышып, түбәнгә шуып төшмәскә тырышты, хәлдән таеп мышнап чыкты, аркасына салкын һәм ябышкак тир бәрде. А.Вергазов

Мышный башлау Мышнарга тотыну. Ул, ахры, йокыга талды, тын алуы тигезләнде, тәмле итеп мышный башлады. Х.Камалов. Сәлим ачуланып мышный башлады. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә