МЫ’Ш-МЫШ иярт. 1) Тиз хәрәкәтләнгән, авыр физик эш башкарган һ.б.ш. вакытта еш сулыш алу нәтиҗәсендә барлыкка килгән авазларны белдерә. Мыш-мыш сулавыннан ук куркып качарлык оятсызның. Р.Мөхәммәдиев. Күрдеңме инде, күрәсеңме дигәндәй, терсәк очы белән янәшәмдә мыш-мыш сулап торган Барыйның колагына төртеп алдым. З.Хөснетдинов. Яңгырда җебегән авыл мыш-мыш сулап йокымсырап ята иде. Р.Зәйдулла

2) Йоклаганда, тыныч сулыш алганда һ.б.ш. чакта ишетелгән тонык авазлар. Әнә бит ул Миңлеасияң, ике кулын яңагына куеп, мыш-мыш йоклап ята. Г.Ахунов. Мыш-мыш сулап тыныч кына кайтып кергән сыер, Руфинә турына җиткәч, кинәт колакларын шомрайтты, күзләрен акайтты, борын тишекләрен киңәйтте дә мөгезен сөзәргә җайлап аның өстенә килә башлады. Ф.Садриев. Ләйләсе мыш-мыш йоклап ята. Ф.Яруллин

3) к. мышык-мышык. Күрше бүлмәдә берәүнең мыш-мыш елаган тавышы килә шикелле булды. Ф.Әмирхан

Мыш-мыш килү к. мышнау. Шулхәтле симергән, суярга салган сыер кебек интегеп мыш-мыш килә. Ф.Баттал. Хәзрәт, юл бирергә теләп, уңга тарта, әмма мыш-мыш килеп, чак кына тын алган аты язгы-көзге ташуларда чит-читләрендә чокырлар хасил булган юлдан читкә чыгып борыла да, юл да бирә алмыйча, туктап кала. А.Хәлим. Ул ашыга-кабалана, мыш-мыш килеп авыр сулап, кабер өстен җир белән тигезләгәнче күмде. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә