МЫШКЫЛДЫК и. сөйл. Әкрен кыймылдый торган кеше. Кая инде ул мышкылдыкка безне куып җитү. Г.Бәширов. Симез кешеләргә тагын да аяусызрак эләгә! «--- Мышкылдык. Черек печән кибәне. Метер баганасы...» – ди тазаларга Фирүзәнең әнкәсе. А.Гыйләҗев