МЫШКЫЛДА’У ф. 1) Берәр төрле физик эш башкарганда, тиз йөргәндә, йөгергәндә еш-еш сулап, мыш-мыш авазлары чыгару. Өченче дәрес башланып килә иде, мин, мышкылдап йөгереп, класска кереп утырдым. М.Мәһдиев. Шул дүрт-биш ел дәвамында «Князь»ның авызы тулы черек тешләреннән килеп торган сасы искә түзәргә, аның кыргый мышкылдавына буйсынып яшәргә мәҗбүр була кыз. Р.Мөхәммәдиев

2) Йоклаганда мыш-мыш кебегрәк авазлар чыгару. Ул әле мышкылдый, әле тончыккандай гыр-гыр килә иде. З.Хөснияр. Яшь ананың куллары арасында... май йомарламыдай сабый мышкылдый. К.Тимбикова. Габдулла мышкылдый, гырылдап ала. Р.Сибат

3) Елау; елаган сыман итү; мышык-мышык итү. Хатынының мышкылдаганын ишеткәч кенә, Гайфулла каш астыннан аңа караш ташлады. Ф.Яруллин. Малай борынын мышкылдатты да куркып кына: – Берүзем, – диде. А.Гыйләҗев. Аяк очында кызы Caбираның мышкылдап елаганы гына ишетелә иде. Ф.Бәйрәмова

4) Көч кую, көч сарыф итү, көчәнү. Дию, сулуы кабып, мышкылдап бара иде. К.Насыйри. Малайны чокырдан чыгару өчен, Сәфәргалигә күп кенә мышкылдарга туры килде. Ф.Хөсни

Мышкылдап алу Бераз гына мышкылдау. Xaтынның борыны мышкылдап алды. Р.Зәйдулла

Мышкылдап бетү Нык мышкылдау; мышкылдау дәрәҗәсенә җитү. – Үзем эзлим, – диде ул, чума-чума мышкылдап беткән җизнәсенә карап. Ф.Яруллин. Аннары, туктап, мышкылдап беткән Рамазанны көтеп ала. Л.Гыймадиева. Әй киттек, малай, киттек, Арып, мышкылдап беттек. Р.Вәлиева

Мышкылдап йөрү Һәрдаим мышкылдау; озак вакыт дәвамында мышкылдау. Пош-пош килеп, кибәк ашаган сыер шикелле мышкылдап йөри (ир). Г.Камал

Мышкылдап кую Бер тапкыр мышкылдау. Эльвира борын аша мышкылдап куйды. М.Маликова. Ара-тирә мышкылдап куйганы гына ишетелә. Ф.Сафин. Әле анда, әле монда борын тартып мышкылдап куйган тавышлар ишетелеп киткәләде. Р.Сәгъди

Мышкылдап тору Озак вакыт яки әледән-әле мышкылдау. Менә сиңа борын тартып, мышкылдап торган малай. Ә.Баян. Дөньясына рәнҗеп елаган баланы күкрәгеңә кысып, яшьләрен сөртсәң, бераз мышкылдап тора да тына. Г.Афзал. Атам авылыннан Актанышка кайткач, ике ятимә кыз ишек төбендә мышкылдап торабыз. Р.Батулла

Мышкылдап утыру к. мышкылдап тору. – Мышкылдап утырма әле, яме! – дип, Әнил аңа җиңелчә генә төртеп алды. З.Хөснияр

Мышкылдап чыгу Мышкылдарлык хәлгә килү. Эчтән киенмәсәң... хәзер мышкылдап чыгасың... Г.Гыйльманов

Мышкылдый башлау Мышкылдарга тотыну. Карчык көрсенә, уфылдый, мышкылдый башлый. И.Гази. Чөнки егет шактый арып мышкылдый башлаган, йөреше дә авырайган иде. А.Вергазов. – Сагындым, – диде Рөстәм һәм мышкылдый да башлады. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә