МЫШАЯК и. рус хим. 1) Кайбер минераллар составына керә торган химик элемент, көчле агулы матдә. Кальян төтенендә организм өчен зарарлы булган мышаяк, хром, кара кургаш элементлары күп. Шәһри Казан. 1941 нче елда Гыйлем Камай фосфор һәм мышаяк кушылмалары турында докторлык диссертациясе яклый. Казан утлары 2) Шул матдәдән ясалган һәм медицина, техника һ.б. өлкәләрдә кулланыла торган препарат. Мышаяк белән агулап чыксаң гына инде? В.Шугаев. Ул кеше кичен, солы салырга керәм дип, атка мышаяк каптырган, ди. Ш.Әхмәдиев. Аз гына мышаяк катнашмалы бер дару бар. Х.Камалов |