МЫТЫ’Р-МЫТЫР иярт. Берөзлексез аңлаешсыз яки әкрен генә сөйләнгән, укыган һ.б.ш. чакларда ишетелә торган авазлар җыелмасын белдерә. Түрдәге караватта ак чәчле карт мытыр-мытыр китап укый иде. Н.Гыйматдинова. Аннан Миңсылу карчык мытыр-мытыр гына мич башына үрмәләде: – Шәһәрский фатирны күрше Зөлхәбирә иллә дә хурлап калган иде. Р.Рахман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә