МЫСКЫЛЛЫ с. 1. Мыскыл итә торган, мыскыллауны белдерә торган, мәсхәрәле. Аның өчен иң тантаналы момент шул иде, ул вак акчаны эчкә, кибетче аяк астына терсәге белән сыпырып төшерә һәм мыскыллы караш белән әйтә иде: – Миңа ыздача нәрсәгә? М.Мәһдиев. Ләкин ир кешегә бу мыскыллы көлү булып тоелды. Н.Фәттах. «Нигә җүләрләнәсең, килешми болай», – дигән шикелле, мыскыллы күзләрен төбәгән [кәҗә]. М.Галиев 2. рәв. мәгъ. Рашат, иреннәрен кыегайтып, мыскыллы елмайды. Ф.Садриев. Менә әле дә син мыскыллы елмаеп торасың. М.Хәбибуллин. Комендант мыскыллы елмайды һәм гадәти көлемсерәве белән янындагыларга немецча нидер әйтте. Р.Сибат |