МЫСКЫЛЛА’У II и. Мыскыл; мыскыл итә торган сүзләр. Фашистларның мыскыллауларына түзә алмыйча, Алиш кичләрен барак буйлап читлектәге кош сыман арлы-бирле йөри торган булган. Р.Мостафин. Оренбургта чыга торган бу көлке журналы Тукайга карата нинди генә мыскыллаулар язып бастырмады инде. А.Расих. Бу елмаю да, мыскыллау да түгел, әллә нинди яшерен бер уйны чагылдыра иде. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә