МЫСКЫЛЛА’У I ф. 1) Мәсхәрәләү, мәсхәрәләп көлү, мыскыл итү. Ә картларны, сөя белмиләр, дип Мыскыллыйбыз, кайчак тиргибез. М.Җәлил. – Сез тәмәке төтәтеп, сыра чөмереп йөрүчеләрдән юньле хатын чыкмаячак, – дип мыскыллады кызны. З.Фәйзи. – Юләр сүз сөйлисез! – дип мыскыллады аны хуҗа. Ф.Яхин 2) Көчләү, алдау. [Ул крестьян] махночының хәрби кием кигән ниндидер бер кызны Днепр буенда хур иткәнен, мыскыллаганнан соң суга ташлаганын күргән. А.Шамов. Үзен 14 яшендә мыскыллаган, кияүгә чыгарга мәҗбүр иткән ирдән хатын шулай үч ала. Ә.Закирҗанов. Ярый, анысына да түзәр идең әле. Ә үтерсә? Көчләп мыскыллап ташласа? М.Кәбиров Мыскыллап алу Аз гына мыскыллау. – Ул син мактаган кыз мин күргән адәм янында чүп булып калачак, – дип, теге пәрине мыскыллап алды. К.Насыйри. Валя анда да үзенең элекке дустын мыскыллап алырга онытмады: – Бу – безнең кадерле Эммочкабыз, йокысына көрсенеп, икенче ягына әйләнеп ятты... – диде. Р.Мирхәйдәров Мыскыллап йөрү Озак вакыт дәвамында мыскыллау. Туктаусыз сәяхәт кылып, укучылары (күбрәк авыл кешеләре, яшьләр) белән очрашып, аралашып яшәгән шагыйрь «өлкән» милләт кешеләре генә түгел, үзебезнең манкорт түрәләр дә «Татария» дип мыскыллап йөргән өлкәнең ни дәрәҗәдә ирекле, нефть сатудан килгән акчаларның күпмесе гади татар кешесенең кесәсен «ертып» керүен, игенченең матди хәлен сизми, күрми калмагандыр… Т.Галиуллин Мыскыллап тору Даими мыскыллау; сөйләү моментында мыскыллау. --- үзе исә Идегәй хәтле Идегәй морзаны ничекләр мыскыллап торган була. Р.Вәлиев. Монда мине мыскыллап тормагыз, югары белемле, авырулар начальнигы дигәч тә! Р.Камал. Әллә кайчан мәрхүм булган Фазылны мыскыллап торма! Г.Зәйнашева Мыскыллый бару Тагын да ныграк мыскыллау. Ул һаман да шаярта торды, мыскыллый барды. Ф.Яхин Мыскыллый башлау Мыскылларга керешү. Әти-әниләре, туганнары, бераздан үзе дә «татарка» дип мыскыллый башладылар... Г.Зәйнашева. Зөфәр мактанчыкның авызы колагына җитәр, борыныңны чөеп йөргән идең, синнән дә әллә кем чыкмады, дип, тагын мыскыллый башлар. Гөлшаһидә |