МЫСКЫ’Л ИТҮ ф. 1) Мәсхәрәләп көлү, мәсхәрәгә калдыру. Әгәр әйткән булса, кайсылары бармак төртә-төртә көләрләр, мыскыл итәрләр иде. Ф.Садриев. Башта Бибинурның тәкъдиме шундый кызык, шундый мәгънәсез, хәтта ки мыскыл итү булып тоелган иде. А.Гыйләҗев

2) Мәсхәрәләү, хурлау. Ул кабат «картлач»ларны үзенчә мыскыл итеп, команда бирде. Р.Кәрами. [Әмир:] Мөсәвир бабай, мине мыскыл ук итә башладың түгелме соң син? М.Хуҗин. Икенче вакыт мине мыскыл итеп маташа райпо рәисе. Т.Нәҗмиев

3) Кызларга карата: көчләү, хур итү. [Гәрәй Фәхриягә:] Теге жуликтан саклан, ул сине мыскыл итәргә азаплана. Ш.Камал. Ә бу, хайван, аның утыз елга сузылган шушы пакьлеген, сабыйларча сафлыгын күрә торып мыскыл иткән. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә