МЫСКЫЛ и. гар. 1) Мәсхәрә, мәсхәрәләп көлү. Әрнү катыш мыскыл ялкынланды, Мин җиңелү сиздем үземдә. М.Җәлил. Соңгы сүзен әйткәндә, хәтта Хәнифнеке кебек көлемсерәү, өйрәтү, мыскыл тоны сизелеп китте. Н.Фәттах. Юк, бу пародия була алмый. Бу мыскыл була. Р.Батулла 2) Кимсетү, хур итү. Ә Шакирга үч һәм мыскыл белән Янагандай булды бу сүзләр. М.Җәлил. – Инде хәзер башкаларның мотоциклларына кара, – диде судья, иреннәренә эленгән мыскылны яшерә алмыйча. Ф.Баттал ◊ Мыскылга калдыру Хурлыкка калдыру. «Сәмруг кош» хикәясендә үтә европалашкан, «дөнья цивилизациясен» мыскылга калдырган милләт каһарманнарыннан көленә. Ш.Камал |