МЫСКАЛЛА’У ф. 1. 1) Мыскаллар белән үлчәү; мыскалларда исәпләү. Кызлар – мыскалламаган ефәк. Мәкаль. Мин әйтәм тегеңә, мыскалламаган ефәк кебек балага пычрак атырга ничек телең корымый, дим. М.Маликова

2) күч. Аз-азлап, берәмтекләп, ваклап, бөртекләп җыю, эшләү һ.б.ш. Күңелне чиркандыра торган мондый нәрсәләрне тәрҗемә итә-итә, мин үземнең бал корты кебек мыскаллап җыйган әдәби тел нектарын харап итмәмме? М.Галиев

3) күч. Саранлану, артык ваклану

2. мыскаллап рәв. мәгъ. 1) Мыскал белән. Мыскаллап үлчәү

2) Бик акрын, аз-азлап. Авыру килә потлап, Китә мыскаллап. Мәкаль. --- Дәрдемәнднең шигырьләрен Вакыт Җыйган юллап, җыйган мыскаллап. С.Хәким. Ике оешмага да акчаны, мыскаллап кына булса да, Татарстан хөкүмәте бүлеп бирә иде. Л.Хәмидуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә