МЫСКАЛ и. гар. Метрик үлчәү системасы кертелгәнгә кадәр якынча 4,26 граммга тигез булган авырлык үлчәү берәмлеге (кадакның 1/98 өлеше). Моннан соң Хәдичә Мәйсәрәне азат кыйлды вә мең мыскал көмеш биреп җибәрде. К.Насыйри. Кияүгә дигән кәләпүшне мыскалы егерме бишәр тәңкәлек кырык мыскал энҗедән эшләтәчәкләр, ди. Г.Камал ◊ Мыскалга салу 1) Һәр ягын уйлап, исәпләп сөйләү яисә эшләү турында. Акыллы кеше сүзне үлчәп, мыскалга салып сөйли торган була. Р.Ишморат. Чыңгыз ханның һәр хәрәкәтне җиде кат үлчәп, мыскалга салып башкарганлыгын исәпкә алыйк ---. М.Гайнетдин; 2) Ваклашу, вакчыллык күрсәтү. Мыскал да к. мыскалы да. Матур икән табигате, Кодрак илханга бәйләнүенә мыскал да үкенмәде Илбарыс. М.Хәбибуллин. Кыйныйлар иде безнең мәктәптә, кешелегеңне кимсетүдән бер мыскал да тайчанмыйлар иде. Ә.Рәшит. Мыскалы да Бик азы гына да, бөртек кадәре дә. Хәйлә дигән нәрсәнең мыскалы да юк аларның миләрендә. А.Хәсәнов. Бәлки, ул чынлап та ихластан сөйләгәндер, аның фикер йөртүендә дә логика бар, тик аңа прокурорның бу эш буенча белгәннәренең мыскалы да таныш түгел иде. Р.Мирхәйдәров |