МЫРЫЛДА’У ф. 1) Мыр-мыр килү; мырлау. Мәче кабыргасы белән Рифгатьнең аякларына ышкыла-ышкыла мырылдарга тотынды. М.Әмир. Күзгә күренмәгән ниндидер зур җәнлек тешен шыкырдаткан сыман булды, кайсыдыр калын тавыш белән мырылдый, гыжылдый башлады. Г.Бәширов. [Фәрит:] Мин мәчебезнең тычкан тотканын карадым. Ата мәче Мырый мыр-мыр мырылдый. Р.Батулла

2) сөйл. Борын астыннан сөйләнү. Асрау мырылдап төшеп китә. Г.Исхакый. Кайбер авангардчылар бер-ике мотивны мырылдый ала, ә оранжировканы аларга башкалар эшләп бирә, чөнки үзләре ноталарны да белмиләр. К.Гыйззәтов

3) Сукрану, сукранган сыман итү. Ул [матрос] беркемне дә танымый, төрле якка бәргәләнә, аңлаешсыз сүзләр мырылдый. Кызыклар дөньясында

Мырылдап җибәрү Кисәк мырылдый башлау. Хәтта нәкъ йорт мәчесе кебек дустанә мырылдап та җибәрде. Р.Фәизов

Мырылдап йөрү Анда-монда яки әледән-әле мырылдау

Мырылдап тору Туктаусыз мырылдау

Мырылдап утыру Озак вакыт дәвамында мырылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә