МЫ’Р-МЫР ИТҮ ф. Мырылдау. Тиктормас йомшак бәрхет тавышы белән мыр-р, мыр-р, мыр-р итә, Әсфәннең иягенә сыйпалана. Г.Сабитов. Мыр-мыр итеп кенә укып куя. З.Хәким. Аның мыр-мыр иткән тавышы ачуымны китерде, песине идәнгә төртеп төшердем; бу хәлгә аптыраган песием, идән уртасына утырды да, елаган тавыш белән мияу дип куйды. З.Хөснияр |