МЫ’Р-МЫР иярт. 1) Мәче мыраулаган тавышны белдерә. Өстәл лампасын кабызсам, Мәче менә өстәлгә, Кәгазьләр кыштырдавына Мыр-мыр тавышы өстәлә. Ф.Мөслимова. Иң наяны – Мырауҗан, Туймый мыр-мыр җырлаудан! Р.Миңнуллин

2) Шыпырт яисә әкрен сөйләгәндә, үзалдына җырлаганда ишетелә торган тавышны белдерә. Бөтен вагон мыр-мыр сөйләшә. М.Мәһдиев

3) Канәгатьсезлек белдереп сөйләнүне белдерә. Хатын мыр-мыр эшкә җыена, вакыт бик акрын бара, тизрәк чыгып китсен иде бит канә! З.Хөснияр

Мыр-мыр килү 1) Мырылдау. Тик хуҗа гына, төнлә Хуҗабикә янында мыр-мыр килеп йокласа, аягы белән генә себереп төшерә. Н.Каштанов. Калай түбәгә ботаклар тиеп кыштырдавын, тәрәзә пыяласына яңгыр тамчылары бәргәнен, сандык өстендәге мәченең рәхәтләнеп мыр-мыр килүен, ишегалдындагы казларның ара-тирә тынычсызланып каңгылдашып куюларын, су юллыгыннан сүс бау буенча туктаусыз аккан су шыбырдавын тыңлап яттым. Мәдәни җомга; 2) Сукрану, канәгатьсезлек белдерү. Кайчакларны: «Бу яңа туфлиемне карабрак ки, үкчәсенә баса күрмә!» – дип тә мыр-мыр килеп ала [Николай]. А.Хәсәнов. Халык мыр-мыр килеп таралды. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә