МЫРЛА’У ф. 1) Мыр-мыр иткән авазлар чыгару; мыраулау (кайбер җәнлекләр, хайваннар тур.). Иң ялкавы – Мырау да, Зур эш аңа мырлау да! Р.Миңнуллин. Әмма өйгә алып кайтмакчы булып авылга борылуга, усал итеп бер мырлады да тун эченнән сикереп төшеп чапты [мәче]. М.Хуҗин. Аю үз баласын утырып имезә, бу вакытта аю балалары нәкъ нәни мотор тавышы чыгарып мырлыйлар. Кызыклар дөньясында 2) Өзлексез сукрану, ачуланып сөйләнү. Гаражда өйрәнчек слесарь булып йөргән Мөнир печәнгә күчүенә бер дә риза түгел, ул үзен түбәнсеттеләр, кимсеттеләр дип саный, юынганда да һаман мырлавында була: – Бетмәгән печән булды инде... Йокы күрә алмассың хәзер!.. А.Гыйләҗев 3) Авыз эчендә көйләгән, җырлаган сыман итү. [Давыт] җиңел көйгә мырлый-мырлый, урам буйлап китеп тә бара. А.Гыйләҗев Мырлап алу Кыска вакыт эчендә яки тиз генә мырлау Мырлап йөрү Берөзлексез мырлау. Мырлап кына йөриләр бит, Җырлап кына йөриләр. Яшермәсәң, сөт, каймакны Урлап кына йөриләр. С.Рәхмәтулла. Хәзер мин шәһәрдә авыру картлар шикелле мырлап йөрим: проигрывательләрен бөтен көченә акыртып форточкага эләләр яки балконда акырталар. М.Мәһдиев. Мондый түгел идең ләбаса син, Кәүсәрия?! Картаймыш көнеңдә шушылай мырлап йөрергә калыр идең микәнни? Ә.Гаффар Мырлап тору Озак вакыт мырлау; сөйләм моментында мырлау Мырлый башлау Мырларга тотыну. Ул менә хәзер, колак артын кашыткан мәче кебек, ләззәтле мырлый башлар иде сыман. М.Галиев |