МЫРКЫЛДА’У ф. 1) Мырык-мырык килү, мырык-мырык итү. Шунда, тегермән белән абзар арасында мыркылдап, өч тиен акча зурлыгындагы түгәрәк танауларын җиргә төртеп йөргән ак керфекле йомры дуңгыз балаларына да Пауалныкы булган өчен генә бөтен кеше яратып карый иде. М.Мәһдиев. Дөрес, аларга кадәр дә һәр урыс ишегалдында чучка мыркылдый иде, әмма дуңгыз ыслау җайланмаларын немецлар гына булдырды, кешеләр ысланган казылыкның исен-тәмен татыдылар. Р.Мирхәйдәров. Хәтта мыркылдыйлар, каркылдыйлар һәм чупылдыйлар [балыклар]. Кызыклар дөньясында 2) кимс. Өзлексез сукрану, ачуланып сөйләнү турында. Әркәшә акрын гына чишенә. Мыркылдап сүгенә. М.Мәһдиев Мыркылдап алу Кыска вакыт эчендә мыркылдау Мыркылдап җибәрү Кисәк мыркылдый башлау. Ләкин болар тиешле килбәтне алгач, гөнаһ шомлыгына каршы (урыс авылы!), көтмәгәнә дуңгыз мыркылдап җибәрмәсенме! Р.Әмирханов Мыркылдап йөрү Өзлексез мыркылдау Мыркылдап кую Бер тапкыр мыркылдау. – Ай-яй, малай, таш кебек каты бу нәмә. Маңгаем шундук шешеп чыкты, – дип мыркылдап куйды ул. Р.Сәгъди. – Гөнаһсыз кешеләрне тутырасың төрмәгә! – дигән идем, шундук мыркылдап куйды: «Какая разница?! Кемне атып, кемнәрне утыртсаң да, барыбер воздух чище будет!» Ф.Баттал Мыркылдап тору Берөзлексез, даими рәвештә мыркылдау. Чучкалары зәһәр, мыркылдап торалар. Р.Зарипов. Янымда мыркылдап кына торалар [чучкалар]. Р.Миңнуллин. Гореф-гадәтне югалтырга ярамый, салалар батырның җилкәсенә мыркылдап торган дуңгызны, батыр да тук, дуңгыз да юк! И.Юзеев Мыркылдый башлау Мыркылдарга тотыну. Тик соңгы елларда чәйгә бик кинәндермиләр, халыкның да авызы бозылды, элек такта чәй кунак сые иде, хәзер салып кара такта чәйне – бала-чагасына хәтле: «Бу нинди чүп тутырдыгыз, ачы тузаны авызга керә!» – дип мыркылдый башлый. А.Гыйләҗев. Кешегә, син – дуңгыз, дип кабатлап торсаң, бераз вакыттан соң ул дуңгыз булып мыркылдый башлый, диләр. Татарстан яшьләре |