МЫРАУЛА’У ф. Мырау-мырау итү, калын тавыш белән кычкыру (мәче тур.). Эт кемгә өрә, мәче шуңарга мыраулый. Мәкаль. Эт өрә, мәче мыраулый, бар көченә тавык кытаклый. Ф.Яруллин. Кухнядан мыраулап зур йөнтәс койрыклы себер песие килеп чыкты, картның протез аягына килеп сырпаланды, җылы тапмагач, исән аягы ягына күчте. А.Гыйләҗев

Мыраулап алу Бер тапкыр мыраулау. Җә, нәрсә күзләрегезне акайттыгыз, дигәндәй мыраулап алды да килгән ягына элдертте [мәче]. М.Әмирханов

Мыраулап җибәрү Кисәк мыраулау. Аяк астында буталып йөргәндә, кайсыдыр аның койрыгына китереп басты, ахрысы, мәче бик яман тавыш белән мыраулап җибәрүгә, барысы да сискәнеп, тынып калдылар. Л.Ихсанова

Мыраулап йөрү Озак вакыт дәвамында мыраулау. Аяк арасына сырпаланып, Мыраулап йөри песи. Р.Шәрипова. – Ул Песине әле бая гына күрдек, күзләре дә бик исән, мыраулап йөридер иде, – диделәр [сыерчыклар]. А.Алиш

Мыраулап кую Бер тапкыр мыраулау. Агач башындагы мәче генә, хуҗасының кереп китүенә үпкәләп, моңсу гына мыраулап куйды. Р.Сәгъди. Вакыт-вакыт, бу сәер тынлыкны бүлеп, мич башындагы песи генә мыраулап куйды. А.Әхмәтгалиева

Мыраулап тору Туктаусыз мырылдау; әледән-әле мырылдау. – Кит әле, мыраулап торма янымда, – дип, яраткан песиен дә куып җибәрде ул. Сабантуй

Мыраулап чыгу Ниндидер вакыт аралыгын туктаусыз мыраулап үткәрү. Мәче төн буе мыраулап чыкты

Мыраулый башлау Мырауларга керешү. Әби чыгып китүгә, песи мыраулый башлый иде. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә