МЫРА’У иярт. 1. Мәче кычкырган калын тавышны белдерә. --- күсе чыга торган тишек янына утырдым. Менә мияулыйм, менә мыраулыйм! – Мияу, мырау, мәаау, морррау! Г.Тукай. Мырау-а-у тавышыннан лейтенант та сискәнеп куйды, кобурасыннан пистолетын тартып чыгарып, әбидән дә борынгырак – ике йөз яшьлек агачка төбәде. Р.Сәгъди. [Тәмлетамак:] Мырау-мырау – мырлый беләм, Мияу-мияу – җырлый беләм. Т.Миңнуллин 2. и. мәгъ. Песи, мәче дигәнне белдерә торган гомуми кушамат. Кем урлады чебине, Мырау шуны белмиме? Р.Вәлиева. Ул да булмый, тәрәзәдән башта Мырау сикереп чыга, аның артыннан – Чәпәләй, Тәпәләй. Л.Лерон |