МЫҢГЫ’Р-МЫҢГЫР иярт. к. мыгыр-мыгыр. Бәхтияр мыңгыр-мыңгыр шигырь ятлый. Р.Батулла. Тик автобус йокысы йокымыни – селкенү, кешеләрнең мыңгыр-мыңгыр сөйләшүе, яңа көн тууы – барысы да: «Тор, шәкерт, уян, җиттек Казанга!» – дигән кебек. Өмет

Мыңгыр-мыңгыр килү ф. Мыгырдау. Авыл советы рәисе Башбармак Хәсәннең колагына киртләпләр әйткәне исендә, тегесе исерек иде, баш кагып, мыңгыр-мыңгыр килеп утырды, язып куймаган икән, йөзе кара. Ф.Сафин. Башын иеп мыңгыр-мыңгыр килә: – Беләбез, бик беләбез ул язучыны... Ф.Баттал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә