МЫҢГЫРДА’У ф. диал. к. мыгырдау. Аның күрә карау күзе белән борын эченнән мыңгырдап укуын тыңлап торып, Идриснең калак сөякләре сызлый... А.Гыйләҗев

Мыңгырдап алу Кыска вакыт эчендә, тиз генә мыңгырдау. Альберт, диваннан башын калкытып, әтисенең кулындагы талбишеккә тутырып карады да, авызын чалшайтып, нидер мыңгырдап алды. Ф.Сафин

Мыңгырдап кую Бер тапкыр мыңгырдау. Сәлим, абыйсының сүзенә җавап итеп, мыңгырдап кына куйды. Казан утлары

Мыңгырдап йөрү Озак вакыт дәвамында, һәрдаим мыңгырдау. Көн буе мыңгырдап йөрде ул шулай. Ф.Сафин

Мыңгырдап тору Сөйләү моментында мыңгырдау. Закир һаман шулай мыңгырдап торуын белде. Безнең гәҗит

Мыңгырдый башлау Мыңгырдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә