МЫЛТЫКЛЫ с. Мылтыгы булган; мылтык белән коралланган. Клуб, гадәттәгечә, суык, ишек төбендә солдат киеменнән мылтыклы бер кеше басып тора иде. Г.Ахунов. Ике мылтыклы кешенең Әхмәдулласын арбага утыртып алып китүләре, ә үзенең, Олы күпернең бер бүрәнәсендә чукаеп торган орыга эләгеп егылып, аягын каймыктыруы, атлый алмагач, мәчет ягына тиклем үрмәләп баруы хакында дәү әнисе, мең булмаганда да, йөз сөйләде ләса аңа. Г.Якупова. Бу оешма шактый зур көч – 50 мең мылтыклы кешене туплый. Р.Мостафин |