МЫЙМЫЛДЫК с. 1. 1) Симез; мыймыл-мыймыл килеп торган. Кичә килсә, Нәҗип мыймылдык хатынның сүзенә ышанып, кара сарык сыман башын иеп, гафу үтенеп чыгып китәр иде: обкомда тек обкомда! А.Гыйләҗев. Әмма Наҗия бик ямьсезләнгән, балан бәлеше кебек җәелеп, бер мыймылдык хатынга әйләнгән, дигән оятсыз сүзләрен ишеткәч, түзмәде. Ватаным Татарстан 2) Бертуктамый селкенеп тору. Таңсылуга нәрсә: авыз мыймылдык, күз-каш тирәләре каймаланып бизәлгән, колак алкалары болыт арасында уйнаган яшендәй елык-ялык килә. А.Гыйләҗев 2. и. мәгъ. Симез кеше |