МЫЙМЫЛДА’У ф. 1) Селкенеп тору (артык таза кешенең һәм бик симез хайваннарның итләч урыннары тур.). Янәшәмдә яшь бичә, Ятсынуы тоелмый. Юеш күлмәк аркылы Бар нимәсе мыймылдый. Ш.Гаделша 2) иск. Хәрәкәтләнү. Сынадым [исәп] уеңны. Авызың дәхи былбылдай. Зифа буең, төсең-битең Ки хур кызыча мыймылдый. Г.Кандалый Мыймылдап тору Бертуктаусыз мыймылдау; сөйләү моментында мыймылдау. Тиздән мыймылдап торган йомшак гәүдәле, кабартмадай симез битле Бәдернисаны куеныма кертәчәкмен, дип куанды Хәсән үзе дә. М.Әмирханов |