МЫЙМЫЛДАТУ ф. Селкетү, хәрәкәтләндерү; ишарәләү. Хәйдәров ике йодрыгын күкрәгенә терәп, авыз-борынын мыймылдатып, малайга тыелырга куша иде. А.Гыйләҗев. – Бүген – билгесезлеккә! – диде ул каш сикертеп, авызын мыймылдатып. А.Гыйләҗев. --- аның чыгышы тавышының шәп булуы белән генә түгел, сәхнә пространствосын оригинал файдалануы, бот мыймылдатучыларның күренмәве белән дә отышлы булды. Мәдәни җомга |