МЫЙК иярт. Кеше егылганда яки нәрсәдер төшкәндә һ.б.ш. очракларда ишетелгән тавышны белдерә. Чыйк итмәгәй мыйк ит, барыбер гөрәнкәгә кергәнсең. Мәкаль. Трубкада өй түбәсеннән ташка мыйк итеп егылып төшкән тычкан тавышы ишетелә, аннары бераз тынлыктан соң аңга килү сизелә: – Ничек сез?.. М.Галиев. Каты төште, ахрысы, мыйк иткән тавыш чыгарды да тынып калды. М.Кәбиров |