МЫЖЫЛДА’У ф. 1) Мыж килү. --- ялгыз гына утырырга яратмый, ишеген ачык калдырса, янында сөйләшеп утыручы булмаса да, ачык ишектән учреждениедәге хезмәткәрләрнең мыжылдауларын карап тору күңелле була. Һ.Такташ. Кешеләр шулай аһ итеп торгач, сыраның дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелде, аны чырай сыта-сыта йоткалап тордылар, тирә-якта халык мыжылдады, арада таныш йөзләр берән-сәрән чагылып китте, әмма бу минутларда алар үз кайгыларын гына кайгырталар иде. А.Гыйләҗев. У-у, яр тирәсендә халык мыжылдый. Н.Гыйматдинова

2) Сукрану. Аңа бу карчыкның юк-бар турында мыжылдаулары хәзер бик кечкенә нәрсә булып калганга охшый. Г.Бәширов

Мыжылдап алу Кыска вакыт арасында, аз гына мыжылдау

Мыжылдап йөрү Озак вакыт дәвамында мыжылдау. Оптимист кеше һәм реалист буларак мин, әлбәттә, төшенкелеккә бирелеп, мыжылдап йөрмәдем. Т.Миңнуллин

Мыжылдап тору Бертуктаусыз мыжылдау, даими мыжылдау. Кыскасы, керпе мыжылдап торган йөзләрчә кечкенә еланчыклар белән чорналып алынган булып күренә иде. Диңгез тирәнлегендә

Мыжылдап утыру Озак вакыт дәвамында мыжылдау

Мыжылдый башлау Мыжылдарга тотыну. Хәзер алар белән ярышу да кызык түгел, җитмәсә, Ишбирде арып мыжылдый башлый, комачаулап кына йөри. Г.Якупова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә