МЫЖЫК с. 1. Зарланучан, сукранучан, вакчыл. Юкса мин сукранып, зарланып, ах та ух килеп йөрүче, бәйләнчек, мыжык, теңкәңне корытучы, саруыңны кайнатучы, җаныңны өтүче, гайрәтеңне чигерүче, кәефеңне кыручы, җелегеңә төшүче, үзәгеңә үтүче бер карчыкка әйләнеп беткән булыр идем инде. Ә.Гаффар. Аннары, ун ел буе мыжык язучылар көен көйләп йөреп, Ринат та арыгандыр инде. Г.Морат

2. и. мәгъ. Зарланучан, сукранучан, вакчыл кеше. Безнең публицистика бүген ике өлештән тора: аның ун-унбиш проценты – гамәли публицистика, калган сиксән-туксан проценты – «кирәк-кирәк» дип чәпчүдән, үзебезне мактау һәм макташудан узмаган мыжыклар публицистикасы. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә