МЫ’Ж-МЫЖ иярт. Ишетелер-ишетелмәс яңгыраган яисә аңлаешсыз булган авазлар җыелмасын белдерә ◊ Мыж-мыж килү 1) Мыжгу; ыгы-зыгы килү. Әби калды мыж-мыж килеп. Туганайлар; 2) Берөзлексез, бертуктаусыз сөйләнү яки берөзлексез сукрану. --- берәүләр башкаларның дәрәҗәсен кысу исәбенә үз абруйларын күтәрергә омтылган җирдә, хәтта яхшы ук тупланган күпмилләтле коллективларда да кайчак мыж-мыж килә башлыйлар. Казан утлары. Мыж-мыж сөйләнү Күңел кайтарырлык, эчпошыргыч итеп бертуктаусыз сөйләнү яки сукрану. Мыж-мыж сөйләнгән хатыннан өмет өз. Мәкаль |