МЫЖЛА’У ф. 1) Мыж итү, мыжгып тору; бик күп булу. Имештер, Пекинга барганмын. Халык мыжлаган. Д.Гыйсметдин. Нәни генә бер ноктасында без – кешеләре – кырмыскадай мыжлап яшәп яткан, Кояш, Ай һәм йолдызлар белән гаҗәеп тә серле булган Галәм ул нинди? Кызыклар дөньясында 2) «Мыж-мыж, мыж-ж-ж»га охшаш авазлар чыгарып яисә бик тиз хәрәкәтләнү. Тукта әле, ошбу юкәдә нидер бар түгелме? Бу агач янында кортлар ник мыжлап оча? Кызыклар дөньясында. Шул ук урынга иртә белән иртүк килсәгез, монда ташбакалар, кәлтәләр, еланнар, фаланга үрмәкүчләре, коңгызлар мыжлавын күрер идегез: алар мондагы салкын ком өстендә хәрәкәтләнеп, гаҗәп төрле формадагы эзләр калдыралар. Хайваннар турында очерклар 3) к. мыжылдау. Аның [Игнатның] болай чын картларча үзалдына мыжлап йөрү гадәте дә Сафиягә таныш түгел иде. М.Маликова Мыжлап тору Бертуктаусыз мыжлау. Ростов тирәсендә гаскәр мыжлап тора. Ә.Галиев. [Нури:] Мөнирә әйтә, безнең елгада балык мыжлап тора, ди. Т.Миңнуллин Мыжлап яту Бик озак вакыт мыжлау. Идәндә теткәләнгән линолеум, чебен сарган, мыжлап яталар… Ш.Галиев. Шуның өстенә, ул замандагы биек һәм куе үлән арасында мыжлап яткан беренче кәлтәләргә, дошманнардан саклану яисә үзең һөҗүм итү максатында, башны гел югары тотарга туры килгән. Кызыклар дөньясында Мыжлый башлау Мыжларга тотыну |