МЫ’Ж КИЛҮ ф. Артык күп булып, ыгы-зыгы килеп тору, тиз һәм җитез хәрәкәтләнү. Базарларда итчеләр, киезчеләр, күнчеләр, хәлвәчеләр, җәүһәрчеләр, вак-төяк сатучылар мыж килеп торырлар иде. Р.Батулла. Куе таллыклар, камышлар белән капланган яр буйларында, елга үзәннәрендә, беркемнән, бернидән курыкмыйча киекләр, ерткычлар яши, суларда – күлнең үзендә, елгаларда – балыклар мыж килә. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә