МЫЖГЫЛДА’У ф. к. мыжлау. Ишек төбендәге чебен өере, Шәлвәдән куркып, мыжгылдап һавага күтәрелде. Р.Батулла. Болындай зур бүлмәләрдә, таракан кебек мыжгылдап, шырдый-бырдыйлар гына калды. А.Гыйләҗев. Алдыңда – ашың, кулыңда кашыгың булса, мыжгылдама. Т.Миңнуллин Мыжгылдап йөрү Һәрдаим мыжгылдау. Хосусән шуның кассасында акча булганда, тирә-юнендә мыжгылдап йөрүче «иттифакчы»ларның актыккы күздән балны алып бетергәч тә бердән югалулары «Иттифак»ның мәгънәви кыйммәтен төшерә иде. Г.Исхакый Мыжгылдап тору Бертуктаусыз мыжгылдау; даими мыжгылдау. Өстәлдәге юылмаган табак-савыт өстендә чебеннәр болыты мыжгылдап тора. Р.Батулла Мыжгылдап яту Нәрсәнең дә булса бик күп булып, шау-шу килеп торуы турында. Кулларым белән капшап карасам, пычрак дигәнем пычрак түгел, мыжгылдап яткан вак кына суалчаннар икән. Г.Рәхим Мыжгылдый башлау Мыжгылдарга тотыну |