МЫЖГУ ф. 1) Мыж итү; мыж килү. Гасыйм Сәләхович сәгатенә карап алды – унике тулган икән инде. Халыкның нәкъ мыжгыган чагы... Ә.Еники. Ул [Хәниф] алан кырыендагы бер умартаны ача һәм рамнар арасыннан вазелин сөрткән металл поднос ала. Өсте – мыжгыган бөҗәк. М.Мәһдиев 2) Сукрану, сукранып тору; ишетелер-ишетелмәс яки аңлаешсыз итеп сөйләнү. Йөремчәк мәчене тавышын-тынын чыгармыйча гына куенга тыгарга да каланың читенә үк илтеп адаштырып калдырырга уйлаган иде Рәсүл, яшь бичәсенең мыжгуыннан шулай гына котылмакчы булган иде. Ш.Янбаев. Абзарга чыксаң, алган әйбереңне урынына куя белмисең, дип, әти мыжгый. Л.Гыймадиева. Соңыннан, минем мыжгуымнан тәмам гарык булды бугай [әти], [мичне] сүтәргә ризалык бирде. Татарстан яшьләре 3) Нәрсәнең дә булса чамасыз күп булуы. Әнә ич, Миргали абзыйларның бакчасында алабута, билчән, эт эчәгесе мыжгыган. Н.Әхмәдиев. Кабык күпер өсте дигән җирдә җир җиләге мыжгып үсә. Н.Хәсәнов Мыжгый башлау Мыжгырга тотыну. Идәндәге паласларны җыйганда, ирем мыжгый башласа, аны бик тиз тынычландырыр идем. М.Сәлим. Ә хәзер исә бөтенләй башкача: иртә-кичен аның урамнары кешеләр белән тулып, кояш күтәрелгәндә үк мыжгый башлый, машиналар кайнашырга-чабышырга тотыналар. Ф.Яхин Мыжгып тору Бик күп булган нәрсәләрнең мыжгыган хәлдә булуы. Айсылу миендә сораулар мыжгып торды. Б.Камалов. Күлнең ләмле чокырында мыжгып тора корт кына. З.Мансуров. Мөртәт җанлы шымчылары белән Мыжгып торган бөтен ил эче. Р.Гәрәй Мыжгып яту к. мыжгып тору. Кешелек – бер-берсен ашап көн күрә торган һәм әз генә дә акылы булмаган микроблар, мыжгып яткан хәшәрәтләр мохите сыман. Ф.Баттал |