МЫЖГАК с. диал. 1. 1) Пычрак, яңгырлы. – Мондый мыжгак көндә син генә йөрерсең инде, – дип елмаеп каршы алды мине Сабир бабай. Казан утлары 2) Бертуктаусыз сукранып, ачуланып, канәгатьсезлек белгертеп тора торган; мыжык. Шулай итмәсәң, үзеңне үк заманнан артта калган, мыжгак кеше дип уйлаячаклар. Татарстан яшьләре. «Озын гомерле кешеләр белән эшли башлагач, без, болар – зарланырга яратучы мыжгак, мескен кешеләрдер дип уйлаган идек, ләкин алар бик көр күңелле, тыныч холыклы, шул ук вакытта бик актив кешеләр булып чыктылар», – дигәннәр галимнәр. Татарстан яшьләре 2. и. мәгъ. Зарланырга, сукранырга ярата торган кеше. Дөнья мыжгаклар белән тулды. Н.Сафина |