МЫЖ иярт. 1. Чиксез күп, бик ишле булуны аңлата. Кичә үк карап куйган кечкенә генә күлем бар иде. Анда һәр елны язгы су белән кергән чуртан мыж була. Р.Сибат. «Бүредән, төлкедән сакланыгыз!» дип тәрҗемә кылгач, яшен тизлеге белән якын-тирә авылларда шомлы хәбәр таралды: Шәрдән урманында мыж аю, бүре, төлке, ди, урманга кермәскә кушып, багана башларына язу язып элгәннәр, ди. Т.Мөбарәков 2. хәб. мәгъ. Күп булуны, мыжлап торуны аңлата. Бала-чаганы әйткән дә юк – мыж. К.Тимбикова. Кызган асфальт исе килеп торган тротуарда халык мыж. А.Гыйләҗев ◊ Мыж кайнау Мыжлап тору, күп булу. Моңа кадәр партизан отрядлары белән мыж кайнаган урманнарда хәзер мылтык аткан тавышлар да яңгырамый, миналар да шартламый ---. А.Расих. Халык монда кырмыска оясыдай мыж кайный: утырып торырга да урын юк. Г.Кутуй |