МЫЕКСЫЗ с. 1) Мыегы булмаган. Әгәр мыеклы булмаса, Мыексыз булыр иде, Гармунын алып кулына Берне сыздырыр иде! Р.Корбан. Без мыексыз яшь егетләр идек, Юк иде әле кызлар кочканыбыз... Г.Афзал

2) күч. Яшь, балигъ булмаган. Гүяки аның каршында мыексыз яшь командир түгел, зур соры күзле, акыллы карашлы Гайнулласы басып тора иде. А.Әхмәт. Аланбашның Григорий Иваныч өендә «Чулпан»нар тальяны да әйттерә, арысландай ирләреннән башлап мыексыз малайларга, буй җиткән кызларга хәтле, --- әле «Әпипә»гә, әле «Барыня»га басып, бөтен Аланбашны ду китерәләр иде. Г.Бәширов. Улы бит аның кыюсыз, Мыексыз егет иде; Сугыштан шуны лабаса Каршылар кебек иде. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә