МЫЕКЛЫ с. Мыегы булган. Тукайның Уральск шәһәрендә кулына газета тотып төшкән рәсеме булырга тиеш, ди Гатият абзый – укый-яза белми торган, мәһабәт гәүдәле, мыеклы карт. М.Мәһдиев. Мич аралыгында төннәр буена мыеклы көрән чикерткәләр сайрашып чыга иде. Ә.Гаффар. Хикмәт аның зифа буйлы, күркәм йөзле, кара мыеклы ыспай егет булуында гына түгел, бәлки әнисе «Сөннән алып кайткан» биш баланың берсе булуында да иде. Л.Җамалетдинов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә