МЫЕК и. 1) Ир-атларның өске ирен өстендә куе булып үскән төкләр. Иргали ак киндер тышлы бияләе белән шул арада бүрек колакчыннарын, шинель якасын, мыегын сарып өлгергән бәсне сыпырып төшерде. М.Хәсәнов. Хәтта борын астындагы матур итеп нечкә генә калдырылган мыегы да ялтырый. Ф.Садриев. Хәмит абзый үзе бик культуралы киенә, борын астында нәкъ рафинад шикәр шакмагы зурлыгында мыек йөртә ---. М.Мәһдиев 2) Кайбер хайваннарның (кошларның, бөҗәкләрнең, балыкларның һ.б.) өске ирен кырыйларында (томшык астында, авыз кырыенда һ.б.) үсә торган кылсыман каты төкләр. Сакал кәҗәдә дә бар, мыек мәчедә дә бар. Мәкаль. Мыеклы песнәкне беренче тапкыр күрүем. Ялкын. Дөнья, кызым, зур диңгез, диңгез өстендә – зур балык, балык мыегында – зур үгез, үгез мөгезендә җир тора. Т.Гыйззәт. Кысланың колагы алгы мыеклары төбендә. Кызыклар дөньясында 3) бот. Мыекка охшаган үсенте, мыекча. Игеннәр серкәләнер чак җиткәч, алар доктор кайчысы белән бодайның мыекларын кыркып йөри торган булдылар. Г.Бәширов. Кабак, кыяр, кавында да мыек була. Биология ◊ Мыек астыннан Әкренрәк тавыш белән; ишетелер-ишетелмәс итеп. Серадов ак көяз кулларын чәбәкләп, мыек астыннан гына такмаклап алды: «Ах, кызлар-йолдызлар, судагы кондызлар...» З.Фәтхетдинов. Мыек астыннан елмаю Тыйнак елмаю. Даян мыек астыннан кыенсынып елмая, кулын кыскан кешеләргә баш иеп рәхмәт әйтә. М.Маликова. Ул Нисаның кысыр болыт кебек күкрәп маташуын мыек астыннан гына елмаеп тыңлады һәм сүзнең бик тиз бетәчәгенә шикләнми дә кебек иде. А.Гыйләҗев. Мыек астыннан көлү Астыртын көлү. Баядан бирле читтән мыек астыннан гына көлеп торган Газдал капканы ачты да машина янына килеп ярып салды: – Дүрт ягың кыйбла! Ф.Садриев. Мыек бору Юк эш белән шөгыльләнү; берни дә эшләмәү. Әмма Үзәк мыек та бормый, чөнки башкорт түрәләренең явыз эше аның сәясәтенә бик нык туры килә. М.Әхмәтҗанов. Үзгәрү һәм яңару чорында Җилкә кашып, мыек борабыз, Ничек итеп үзгәртеп корырга Күрсәтмәләр көтеп торабыз... Г.Афзал. Мыек кабарту 1) Ачулану, ярсу, канәгатьсезлек белдерү. Ата үзенең кыскартылган мыекларын кабартты, [ачулы итеп кычкырды]. Ф.Әмирхан. Мыек кабартырлык вакыйга түгел инде, ләкин кечкенә адым да – хәрәкәт. Кызыл таң; 2) Мактанып, һаваланып йөрү. Мыекка чолгау к. мыекка чорнау. Минай егетләре, халыктан сораштырып, кайда нәрсә барлыгын мыекка чолгый йөриләр. Ш.Рәкыйпов. Мыекка чорнау Истә калдыру, хәтергә салу. Мыегыма чорнап мин утырам, Ничек язмыйм, язарга тотынам! Ә.Синугыл-Куганаклы. Ләкин аның [Тукайның] әдәбият турындагы һәр сүзе гадел, әйтелергә һәм мыекка чорналырга тиешле сүз иде. А.Расих. Мыекка урау к. мыекка чорнау. Мыек күпертү к. мыек кабарту. Габделбәр, мыекларын хәтәр күпертеп, эре генә чиерттерә чиерттерүен. М.Шабай. Мыек очы да селкенмәү Ис китмәү, битараф булу. Ә машина – класс, кәртчеләр Икрамга капчык-капчык акча тәкъдим итәләр, тегенең мыек очы да селкенми. Р.Мирхәйдәров. Мыек та селкенмәү Ис китмәү. Һәркемнең дә үз күзе, үз колагы, ничек күрә, шулай күрсен, ни ишетә, шуны ишетсен, моңа мыегым да селкенми. М.Насыйбуллин. Мыек та селкетмәү Бернигә дә ис китмәү. Арытырсың Сәлим абзыйны, мыегын да селкетми ул. Ш.Камал. Мыек тибү Мыек чыга башлау. Менә сиңа мә! Ничек сөйләшә яңа мыек тибә башлаган үсмер Азат. М.Хәбибуллин. Союзниклар бик сыек. Бала-чага. Ә малайлар – күбесенә инде мыек тибә башлаган. М.Мәһдиев. Мыек төртү 1) Яше җитү, балигъ булу. Шуларның тәүгесе – бала чакта мәдрәсәдә яхшы укып, хәлфәләрнең сөеклесенә әверелеп, кытыгын китергән, инде мыек төрткәч, Сабантуйларында бил бирмәгән, атасының байлыгын тагын да ишәйтеп җибәргән, дөньяны аркылыга-буйга гизеп, бар нәрсәдән хәбәрдар Җиһанша иде. Р.Рахман; 2) Күренә башлау (үләннәр тур.). Сыртларда яшел үләннәр мыек төртте. Н.Фәттах. Мыек читеннән елмаю Серле елмаю; астыртын елмаю. – Үз ишләре санап чиртә алар [балыклар] сиңа, – дип, мыек читеннән генә елмаеп куйды командир. Р.Мөхәммәдиев. Мыек чуалту Эч пошырып, ачу китереп, буталып, комачаулап йөрү. Дөрес, ул һич нигезе булмаган гайбәт кенә, ләкин әнә Нургали абыеңның мыегын чуалтыр өчен җитә калган. Ә.Еники. Мыек чуалу 1) Кәефсезләнү. Начальникның мыегы чуалган көн икәнен белепме, башкалар аның күзенә чалынмаска тырыштылар. А.Гыйләҗев; 2) Эш көйсезләнү, эшнең рәте китү. Мыек чыгу 1) Яше җитү, балигъ булу. Себер төрмәләренә әле мыек та чыкмаган яшүсмерләр булып китеп, аннан чаларган ир-атлар булып исән-сау кайта алганнары ничек яшәп яталар икән хәзер? Р.Мирхәйдәров; 2) Тузу. Ул мыеклары чыккан чабата кигән иде. М.Гафури. Мыек чылату Берәр эчемлек кабып кую. [Корпухин:] Мунирчик, син кая качтың? Очрашу хөрмәтенә мыек чылатмый ярамый ич. Н.Әхмәдиев |