МЫДЫ’Р-МЫДЫР иярт. Кемнең дә булса үзалдына сөйләнеп йөрүе яисә берничә кешенең үзара шыпырт кына сөйләшүләре нәтиҗәсендә башкаларга аңлашылып җитми торган авазлар җыелмасы. Ул [Сөембикә] иртүк әнисе белән әбисенең мыдыр-мыдыр сөйләшкән тавышына күзләрен ачты. Ф.Садриев. Кичке тынлыкта Хәкимулланың мыдыр-мыдыр сөйләшкәне ишетелә иде. М.Мәһдиев. Аяк өсте генә йокымсыраган ана каз мыдыр-мыдыр сөйләшеп ала: йоклагыз, йокла, бибиләрем, без монда әткәгез белән икәү уяу торабыз, дип юатамы ул?.. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә