МЫДЫРДА’У ф. Берөзлексез сөйләү. Бүлмә тактасы аша бу мыдырдау безгә дә ишетелде. М.Мәһдиев. Тик караңгыдан тагын ат пошкырган һәм мыдырдап акрын гына сөйләшкән тавышлар ишетелде. З.Зәйнуллин

Мыдырдап алу Бераз мыдырдау

Мыдырдап кую Кинәт кенә яки бер мәртәбә мыдырдау. Аның ара-тирә нидер мыдырдап куюы да аермачык ишетелә хәтта. Туган як

Мыдырдап йөрү Өзлексез мыдырдау

Мыдырдап тору Туктаусыз мыдырдау; хәзерге моментта мыдырдау

Мыдырдап утыру Озак вакыт дәвамында мыдырдау. [Телефонист егет:] Шушында, өстәл артында мыдырдап утырырга беттеме икәнни берәр кыз? Ф.Кәрим

Мыдырдый башлау Мыдырдарга керешү. Ул, газапланып, авыз эченнән генә нидер пышылдый, мыдырдый башлады. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә