МЫГЫ’Р-МЫГЫР иярт. Ишетелер- ишетелмәс, аңлаешсыз итеп сөйләнү яисә нәрсәдән дә булса ризасызлык белдереп сукрану, зарлануны белдергән авазлар җыелмасы. Әгәр бу ял йортына килеп, иртән иртүк берәүне таш сукмак беткән җирдә очратсагыз, аның мыгыр-мыгыр кемнедер тиргәвен ишетеп гаҗәпләнмәгез: Максимыч булыр ул. Ш.Рәкыйпов. Халык мыгыр-мыгыр сөйләнеп таралды. Н.Гыйматдинова. Тегеләр бүлмә аркылы утырганга, мыгыр-мыгыр иткән тавышларыннан башка бернәрсә дә ишетә алмады. Р.Гали |