МЫГЫРДЫК и. 1. 1) Аңлаешсыз итеп, мыгырдап сөйләүче кеше 2) Зарланырга, сукранырга яратучы кеше; мыжгак. Мыгырдык иргә – лыгырдык хатын. Мәкаль. Тылсымы белән бөтен нәрсәне үз файдасына хәл итүче мыгырдык та, башкалар да тылсымның вакытлы булуын аңлауга киләләр. Ә.Закирҗанов 2. с. мәгъ. Мыгырдап сөйләшә торган. Мыгырдык хатын Гыйлемханның больницага эләгүен кайдан ишетеп калган? Р.Камал. Шәүлә өстәлдәге бер сум көмешне барып алды да, бер дә исе китмичә генә, янә Габдулланың учына текәлде һәм, үзалдына сөйләнгәндәй, салмак, мыгырдык тавыш илә әйтте: – Базардагылар әйтә, имеш, син сорап кергәнгә соңгы тиенеңне биреп чыгарасың. Р.Батулла |