МЫГЫРДА’У ф. 1) Аңлаешсыз һәм ишетелер-ишетелмәс итеп ниләрдер әйтү, үзалдына сөйләнү. Рәмзи аңа [Шәфикага] мыек аша мыгырдап кына сәлам бирде дә, түшәм астыннан сузылган тоткага нык кулы белән ябышып, яны белән борылды. М.Маликова. Немец әзрәк «кәефләнеп» алган, борын төбеннән нәрсәдер мыгырдап, җырлаган сыман кылана. Р.Мостафин. Ә инде мыгырдау, сүз кайнату дигәндә, аңа тиңнәр юк. Ә.Гадел

2) Сукрану, нәрсәдән дә булса ризасызлык, канәгатьсезлек белдерү. Бибинур җавап урынына нидер мыгырдады. А.Гыйләҗев

Мыгырдап алу Кыска вакыт эчендә, аз гына мыгырдау. Шул ук Якуб агадан бер мәлне, Хатип ага нинди тема буенча диссертация яза, дип сорагач, ул сүрән генә: «Нәрсә булсын, шул социалистик реализм инде», – дип мыгырдап алган иде. М.Госманов. Секретарь хатынның төртмә сүзе Мәгънәвигә ошамаса да, җавап сүзен тиз генә таба алмады, авыз эченнән генә нидер мыгырдап алды. Р.Рахман

Мыгырдап йөрү Әледән-әле мыгырдау. Чөнки, әкиятне, мәзәкне хәтерендә тотарга, сөйләргә маһирлыгы булмаса да, мәкаль-әйтемне, тапкыр сүзне кулланмаса да, ниндидер берәр куанычлы я хәсрәтле хәлләр белән күңеленә сеңеп калган җыр сүзен, көен үзе өчен генә булса да «мыгырдап» йөрмәгән, хозурланмаган кеше юктыр. Т.Галиуллин. Тик Вәлүк кенә нәрсәдер мыгырдап йөрде. А.Алиш

Мыгырдап кую Бер тапкыр мыгырдау. Коста кинәт кенә сүрән тавыш белән: «Амин», – дип мыгырдап куйды, кулы белән мәгънәле генә хәрәкәт ясап алды: мөселманнар мәетне соңгы юлына шулай озаталар. Р.Мирхәйдәров. Ни әйтергә дә белмичә, мин нидер мыгырдап куйдым. Р.Зәйдулла. Бәхтияр, бу шаяртуны өнәмәгәндәй: – Ә абыйсы синнән күзен алмады, нинди генә ширбәтле сүзләр әйтмәде, – дип, борын астыннан мыгырдап куйды. С.Сабиров

Мыгырдап тору Туктаусыз мыгырдау. Эчне пошырып мыгырдап торасың шунда. Ш.Камал. Хатыны да мыгырдап кына торды. А.Таһиров. Ярар, ярар, мыгырдап торма, мин – кечкенә кеше. Н.Әхмәдиев

Мыгырдап утыру к. мыгырдап тору. [Ибраһимов:] Сәламәт булсагыз, ник саклану турында уйланмыйсыз, ваемсыз гына, дөрес, өстемә алам дип, мәлҗегән мокыттай мыгырдап утырасыз? М.Насыйбуллин

Мыгырдый башлау Мыгырдарга керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә