МЫГЫРДАНУ ф. к. мыгырдау. Байның олы улы Балтабай, явыз мыгырданып, нидер әйтеп куйды. А.Расих. – Шәһәргә киләләр дә әллә кем булалар, – дип мыгырданды соңгы айларда бик сирәк айнык күренгән Марат, идәндә яткан хатны алып, Наиләгә сузганда. М.Әхмәтшина. – Абау-абау норсыз, – дип мыгырданды карчык, – син нәрсә, әллә кешегә җүнләп сүз ката белмисеңме? М.Мәһдиев

Мыгырдана башлау Мыгырданырга керешү. --- Карт лоцман үзе дә бик тиз тынычлана һәм, урынсызга каударлануы өчен уңайсызлангандай, мыек астыннан үзалдына нидер мыгырдана башлый. С.Сабиров. [Фәтхулла хәзрәт:] – Менә ысул җәдитнең ахыры нигә барып чыкты! – дип мыгырдана башлады. Ф.Әмирхан

Мыгырдана бирү Бернигә карамастан мыгырдану; мыгырдануны дәвам итү

Мыгырданып алу Бераз гына мыгырдану. Вагон ишеген саклык белән генә ачып керде, икенче бүлмәдә кочаклашып йоклап ятучы Карлыгач белән Таңсылуның йокы аралаш нәрсәдер мыгырданып алуларын ишетеп, ирексездән елмаеп куйды [Сәфәров]. Г.Кашапов. Шыгырдап торган тимер ишекне ябар алдыннан гына үзалдына мыгырданып алды: – Кисеп-суеп бетермәгәннәр шунда үзегезне... Р.Мөхәммәдиев

Мыгырданып йөрү Әледән-әле мыгырдану. Үзегез уйлаганча, сандугачым дип эчегездән мыгырданып йөрсәгез, әллә нихәтле җыр килеп чыга. Т.Миңнуллин

Мыгырданып кую к. мыгырданып алу. --- Гаепле елмаеп килде дә, калтыранган кулларын як-якка җәеп: «Менә шулай килеп чыкты, туган, син гафу ит инде...» – дип мыгырданып кына куйды [Камил]. Р.Мирхәйдәров. Грузин акценты белән мыегы астыннан мыгырданып куйды [Сталин]: – Барны юк итеп була ул. Юкны бар итеп булмый... Р.Мөхәммәдиев. Шуларны уйлый да үзалдына гына мыгырданып куя: – Эрләмәгән-сукмаган, Шаһи, сиңа ыштанлык, була инде бу, – ди. М.Мәһдиев

Мыгырданып тору Сөйләү моментында мыгырдану. Тавыкларга карап, таягын әле бер, әле икенче якка йөртеп, мыгырданып торды [күрәзәче]. К.Җәмитев. Ни дип җавап бирергә белмичә мыгырданып торам: – Классный баянист, – мәйтәм. А.Хәмзин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә